Башкаланың 5нче лицеендагы "Салават күпере" мәктәп язгы лагерена йөрүче укучылар өчен “Кошлар бәйрәме” үткәрелде. Балалар ике командага бүленеп, төрле исемнәр уйлап тапты: “Бөркетләр”, “Пингвиннар”, “Кошчыклар”, “Кошкайлар-песнәкләр". Үтелгән һәр бирем өчен балалар пазлдан бер өлеш алды. Башта китапханәчеләр кошларның күптөрлелеге һәм аларның гадәтләре, каурыйларының төсләре һәм гаҗәеп тавышлары турында сөйләде. Балалар кышлаучы һәм күчеп йөрүче кошларны яхшы беләләр икән, аларны бик җиңел таптылар.
Мольбертта ЛОЙВЕСО, ГАВИЛО, ОВАС, РОКАСО кебек анаграммалар тәкъдим ителде. Балалар бертавыштан хәрефләргә яшеренгән кошларны атады. Аннары табышмаклар чиштеләр, "Нәрсә яхшы, ә нәрсә начар?" уенында катнашу балаларга кошларга, табигатькә ничек карарга кирәклеген аңлатты. Укучылар билгеләп үткәнчә, кошларны яратырга һәм сакларга кирәк, чөнки алар кызыклы, матур гына түгел, ә шулай ук файда китерә. Кошлар матур итеп сайрый һәм кешеләргә яхшы, шатлыклы кәеф бүләк итә.
Аннары персонажлары кошлар булган күңелле мульт-викторина булды. Балалар “Кеша”, “Простоквашино”, “38 попугаев”, “Гадкий утенок” һәм башка мультфильмнарны бик җиңел чиштеләр. Шулай ук теге яки бу кошның үзенчәлекләре турында кызыклы сораулар да булды: кемнең койрыгы төсле, кайсы кошчыкның борынында “күзлеге” бар, кайсы кош кышкы алмага охшаган һәм башка кызыклы сораулар булды. Алдагы бирем “Звуки птицы” уены булды. Балалар торналар тавышын, ябалак кычкыруын, сандугач сайравын, күгәрчен гөрләвен, песнәк җырын тыңладылар. Шуннан соң алар пазлларны тулысынча җыеп, аларда сурәтләнгән кошларның исемнәрен әйттеләр. Болар — тукран белән колибри булып чыкты.
Соңыннан бию минуты үтте. Чарадан искиткеч яхшы кәеф алган балалар китапханәчеләргә күңелле “Кошлар бәйрәме” өчен рәхмәт белдерде.
Зөлфия Гыйззәтуллина,
китапханә мөдире.
Автор фотосы.