+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Мин — укучы!
5 апрель 2025, 04:00

Табышмак чишәргә яратасыңмы?

Әйдә, үзеңне сынап кара!

Табышмак чишәргә яратасыңмы?Табышмак чишәргә яратасыңмы?
Табышмак чишәргә яратасыңмы?

Табышмаклар

Рәдиф Тимершин

 

Без – тату җиде бертуган,

Җидебез җиде төстә,

Рәсем ясыйбыз, дисәгез,

Каршы килмибез һич тә.

***

Борынын өскә чөйсә дә,

Эре түгел бу савыт.

Чәй эчәсең килсә, кайнат,

Шул савытка су салып.

***

Бик күркәм ап-ак тартма бу,

“Кыш бабай” бар эчендә.

Азыкны бозмый саклый ул

Иртәсен дә, кичен дә.

Һәр йортта аңа урын бар

Менә шуның өчен дә!

***

Иртән тормасаң

Әгәр иренеп,

Ятсаң юрганга

Янә төренеп,

Кызганып тормас,

Ул чара күрер –

Өйне яңгыратып,

Ул тавыш бирер!

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас