+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Мин — укучы!
11 Апреля 2025, 09:30

“Оныгыма икеләтә бүләк ясарга телим!”

Күптән түгел редакциягә Балтач районында яшәүче дәү әнидән җылы эчтәлекле хат килде.

“Оныгыма икеләтә бүләк ясарга телим!”“Оныгыма икеләтә бүләк ясарга телим!”
“Оныгыма икеләтә бүләк ясарга телим!”

Исәнмесез, хөрмәтле редакция хезмәткәрләре!  Сезгә Балтач районының Югары Карыш авылыннан Асия апагыз Хаҗимуллина яза.

Минем оныгым Алина бик тә яратып “Әллүки” журналын укый. Икенче яртыеллыкка да журналга язылдым. Яраткан оныгым икеләтә бүләкле  - журналлы да, “Әллүки”дән шәп бүләк!" конкурсында катнашып, бүләкле дә булсын дигән теләктәмен.

Алинам Югары Карыш урта мәктәбендә 3нче сыйныфта укый. Яхшы билгеләргә генә өлгәшә, өченче чирекне “бишле”гә генә тәмамлады. Мәктәптә һәм районыбызда үткән төрле чараларда актив катнаша.

 Аңа 9 яшь. “Әллүки”не һәрвакыт көтеп ала. Кроссвордлар, лабиринтлар һәм башка башваткычларны чишәргә ярата.

Сезгә зур уңышлар телибез!

Алинаның зур әнисе Асия Хаҗимуллина.

Балтач районы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас