+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Мин — укучы!
15 Апреля 2025, 09:45

Төнгә кадәр өйгә эш эшләүләр артта калырмы?

Башлангыч сыйныф укучылары өчен өй эше нормалары расланды.

Төнгә кадәр өйгә эш эшләүләр артта калырмы?Төнгә кадәр өйгә эш эшләүләр артта калырмы?
Төнгә кадәр өйгә эш эшләүләр артта калырмы?

Агымдагы  елның 1 сентябреннән 1-4 сыйныф укучылары өчен өй эшенә вакыт расланган нормадан артмаска тиеш. Бу хакта Русия Мәгариф министрлыгы документына сылтама белән “РИА Новости” хәбәр итә.

Документтан күренгәнчә, 1нче сыйныфта укучылар өчен өй эшләрен башкару вакыты 1 сәгатьтән дә артмаска тиеш, 2нче һәм 3нче сыйныфларда — 1,5 сәгатьтән, ә 4нче сыйныфта 2 сәгатьтән дә артмаска тиеш.

Моннан тыш, мәктәпләр һәр сыйныфның барлык фәннәр буенча өй эше күләмен контрольдә тотарга тиеш. Шул ук вакытта өй эшен дәрестә үк бирергә тәкъдим ителә, электрон журнал булганда педагог анда барлык мәгълүматны уку көне тәмамлану вакытыннан да соңга калмыйча куярга тиеш.

Озак вакыт эшләүне таләп итә торган биремне үтәү өчен укучыларга әзерләнүгә җитәрлек вакыт бирергә кирәк.

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас