Башкорт теленнән халыкара диктант быел 26 апрельдә старт ала һәм 28 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 26 апрельдә сәгать 11дә Башкортстан юлдаш телевидениесендә туры эфир башлана. Елдагыча өч вариантта – башкорт телен башлап өйрәнүчеләр, яхшы белүчеләр һәм көньяк-көнбатыш диалектында сөйләшүчеләр өчен текстлар тәкъдим ителәчәк.
Быелгы темалар Ватанны саклаучыларга, Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, тынычлык һәм бердәмлеккә багышлана. Башкорт теленнән диктантны, гадәттәгечә, ике төрле язып була.
Офлайн формат
26 апрельдә М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында, Уфа фән һәм технологияләр университетында, Башкортстан Республикасының Мәгарифне үстерү институтында, Башкортстанның Милли музеенда, Дәүләт җыелышы-Корылтайда, Ә.З. Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә, Уфа күппрофилле һөнәрчелек колледжында, Русия Фәннәр академиясе Уфа федераль эзләнү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтында, Уфа шәһәр хакимиятенең мәгариф идарәсендә, 28 апрельдә — "Яшьлек House" яшьләр йортында төп майданчыклар оештырыла.
Офлайн майданчыкларны мәдәният, белем бирү оешмалары, төрле предприятиеләр үзләре дә оештыра ала. Моның өчен 10 апрельдән 25 апрельгә кадәр bashdictant.ru сайтында майданчыкны теркәргә кирәк.
Катнашучылар: Офлайн-майданчыкларда диктант язарга теләгән һәр кеше катнаша ала, аларга 10-25 апрельдә bashdictant.ru сайтында теркәлү үтәргә кирәк.
Эшләрне тикшерү: Эшләрне майданчыкларны оештыручыларга калдырырга, алар арытаба экспертларга тапшыра.
Онлайн формат
26 апрельдән 28 апрельгә кадәр уза. 26 апрельдә 11 сәгатьтә Башкортстан юлдаш телевидениесендә, акциянең рәсми сайтында, акцияне оештыручыларның социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә туры эфир башлана. Аның барышында дикторлар диктантның өч вариантын укый (башлап өйрәнүчеләр, яхшы белүчеләр һәм көньяк-көнбатыш диалектта сөйләшүчеләр өчен). Эфир төгәлләнгәннән соң язма bashdictant.ru сайтына, https://vk.com/bash_tv, https://vk.com/bash_fond сәхифәләренә куелачак. Теләүчеләр бу язмаларны карап диктантны соңрак та яза ала.
Кайда: Интернет челтәренә керү мөмкинлеге булган урын.
Катнашучылар: теләгән кеше катнаша ала, теркәлү кирәкми.
Эшләрне тикшерү: диктантларның фотосын (сканын) t.me/bash_dictant_bot телеграм-ботына яки bashdictant2025@yandex.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.
Диктантта катнашучыларга сертификатлар электрон почтага яисә телеграм-боттан җибәреләчәк. Акциянең рәсми нәтиҗәләре 30 көн эчендә https://bashdictant.ru/ сайтында бастырылып чыгачак.
Оештыручылар: Башкорт телен саклау һәм үстерү буенча автономияле коммерциягә карамаган оешма, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы, Уфа фән һәм технологияләр университеты, «Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы)» җәмәгать берләшмәләренең халыкара берлеге.
Наил Юнысов, телевидение алып баручысы, Башкорт теленнән халыкара диктантның модераторы һәм дикторы:
– Башкорт теленнән халыкара диктант минем өчен зур әһәмияткә ия вакыйга ул. Хәзер инде алты-җиде еллап Башкортстан юлдаш телеканалыннан төп модератор буларак чыгыш ясыйм. Белүегезчә, диктант язуны туры эфирда үткәрәбез.
Бу эшкә ихлас күңелдән үз өлешемне кертәм. Матбугат, телевидение журналистлары һәрвакыт халык арасында эшли, кешеләр аларны күрә, таный, шуңа күрә без туган телебезне саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән мондый чараларның башында йөрергә тиешбез, дип саныйм. Без телевидениедә оештырылган диктант язуга билгеле шәхесләрне дә чакырабыз, нәтиҗәдә, алар үрнәгенә башкалар да иярә. Мәсәлән, Башкортстан Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев, мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, артистлардан Рөстәм Гыйззәтуллин, Артур Кәбиров безнең студиядә диктант язганы, диктор ролендә чыгыш ясаганы бар.
Шулай ук Башкорт теленнән халыкара диктант язуга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның аеруча игътибар күрсәтүен билгеләп үтәр идем. Бу да чараның абруен һәм мәртәбәсен арттыра.
Хәзерге техник мөмкинлекләр белән дөньяның һәркайсы төбәге белән элемтә урнаштырырга була. Ел саен чит илләрдә яшәгән бихисап милләттәшләребез бу акциягә зур теләк белән кушыла. Без дә диктант язу барышында Төркиядә, Таиландта яшәгән милләттәшләребез белән бәйләнешкә чыгабыз.
Вакыт юклыкка сылтанырга, "минсез дә язарлар әле" дигән карашта булырга ярамый. Һәрберебез "мин язмасам, кем язар" дигән фикердә булсын иде.
Фотолар: Айрат Нурмөхәмәтовтың архивынан.