

Милли костюмнар көне 2020 елдан алып, ике тапкыр: апрельнең – өченче һәм сентябрьнең икенче җомгасында билгеләп үтелә. Быел ул 18 апрельгә туры килде.
Бүген Уфаның Г. Заһитов исемендәге 65нче Татар гимназиядә Милли костюмнар көненә багышланган дәресләр, кызыклы чаралар узды.
"Милли бизәкләрдә - халкыбыз тарихы! Бәйрәм белән! Милли костюмнар көне белән!" - ди Уфаның 65нче Татар гимназиясе коллективы.
Нинди күркәм, затлы безнең милли киемнәребез! Горурланыйк, саклыйк, киләсе буыннарга җиткерик!
Фото: 65нче Татар гимназиясе сайтыннан