

Булгаково авылы лицееннан 100дән артык кадет тантаналы балда катнашты. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кадет сыйныфлары укучылары тантаналы балны Уфа шәһәренең Колонналар залында тарихка һәм хәрби ритуалларга хөрмәт символы булган полонез биюе белән ачып җибәргән.
Егетләрнең парад формасы һәм кызларның җилфердәп торган өрфия күлмәкләре бу тантаналы чарага дулкынландыргыч мизгелләр өстәгән.
Укучыларны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Ветераннары советы рәисе Валерий Мәрванов котлаган, ул кадетларга тормышларында мондый бәхетле мизгелләрнең күбрәк булуын теләгән.
Фото: МЧС по РБ