+24 °С
Яңгыр


Агымдагы елның 1 сентябреннән Русия мәктәпләрендә бердәм расписание кертеләчәк. Әлеге проект өстендә эш ахырына якынлаша, дип хәбәр иткән “РИА Новости”га Русия мәгариф министры Сергей Кравцов.
Ведомство башлыгы белдерүенчә, бердәм дәресләр тәртибе укытучыларның эш күләмен, шулай ук күпме укучыга белем бирүләрен төгәл бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.
Шулай ук контроль һәм тикшерү эшләре лимиты билгеләнәчәк. Контроль эшләр программа буенча дәресләрнең 10 проценттан да артыгы булырга тиеш түгел.