+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Мин — укучы!
23 апрель 2025, 05:50

Диктантка кушылыгыз!

26 апрелдә Башкорт теленнән халыкара диктант старт ала.

Диктантка кушылыгыз!Диктантка кушылыгыз!
Диктантка кушылыгыз!

Башкорт телен саклау, популярлаштыруга юнәлтелгән мәгърифәтчелек акциясе быел 11нче тапҡыр үткәрелә.

Башкорт теленнән халыкара диктант 28 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 26 апрельдә сәгать 11дә Башкортстан юлдаш телевидениесендә туры эфир башлана. Елдагыча өч вариантта – башкорт телен башлап өйрәнүчеләр, яхшы белүчеләр һәм көньяк-көнбатыш диалектында сөйләшүчеләр өчен текстлар тәкъдим ителәчәк.
Быелгы темалар Ватанны саклаучыларга, Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, тынычлык һәм бердәмлеккә багышлана. Башкорт теленнән диктантны, гадәттәгечә, ике төрле язып була.
Офлайн формат
26 апрельдә М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында, Уфа фән һәм технологияләр университетында, Башкортстан Республикасының Мәгарифне үстерү институтында, Башкортстанның Милли музеенда, Дәүләт җыелышы-Корылтайда, Ә.З. Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә, Уфа күппрофилле һөнәрчелек колледжында, Русия Фәннәр академиясе Уфа федераль эзләнү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтында, Уфа шәһәр хакимиятенең мәгариф идарәсендә, 28 апрельдә — "Яшьлек House" яшьләр йортында төп майданчыклар оештырыла.
Офлайн майданчыкларны мәдәният, белем бирү оешмалары, төрле предприятиеләр үзләре дә оештыра ала. Моның өчен 10 апрельдән 25 апрельгә кадәр bashdictant.ru сайтында майданчыкны теркәргә кирәк.
Катнашучылар: Офлайн-майданчыкларда диктант язарга теләгән һәр кеше катнаша ала, аларга 10-25 апрельдә bashdictant.ru сайтында теркәлү үтәргә кирәк.
Эшләрне тикшерү: Эшләрне майданчыкларны оештыручыларга калдырырга, алар арытаба экспертларга тапшыра.
Онлайн формат
26 апрельдән 28 апрельгә кадәр уза. 26 апрельдә 11 сәгатьтә Башкортстан юлдаш телевидениесендә, акциянең рәсми сайтында, акцияне оештыручыларның социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә туры эфир башлана. Аның барышында дикторлар диктантның өч вариантын укый (башлап өйрәнүчеләр, яхшы белүчеләр һәм көньяк-көнбатыш диалектта сөйләшүчеләр өчен). Эфир төгәлләнгәннән соң язма bashdictant.ru сайтына, https://vk.com/bash_tvhttps://vk.com/bash_fond сәхифәләренә куелачак. Теләүчеләр бу язмаларны карап диктантны соңрак та яза ала.
Кайда: Интернет челтәренә керү мөмкинлеге булган урын.
Катнашучылар: теләгән кеше катнаша ала, теркәлү кирәкми.
Эшләрне тикшерү: диктантларның фотосын (сканын) t.me/bash_dictant_bot телеграм-ботына яки bashdictant2025@yandex.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.
Диктантта катнашучыларга сертификатлар электрон почтага яисә телеграм-боттан җибәреләчәк. Акциянең рәсми нәтиҗәләре 30 көн эчендә https://bashdictant.ru/ сайтында бастырылып чыгачак.
Оештыручылар: Башкорт телен саклау һәм үстерү буенча автономияле коммерциягә карамаган оешма, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы, Уфа фән һәм технологияләр университеты, «Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы)» җәмәгать берләшмәләренең халыкара берлеге.

#башҡорттелендәдиктант #башдиктант #башдиктант2025 #диктантпобашкирскомуязыку #башҡортсадиктантяҙам

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас