

Бүген, 26 апрель көнне, “Башкорт теле буенча халыкара диктант” белем акциясе булып узды. Диктантны Башкортстанда 2019 елдан бирле ел саен язалар. Аны онлайн һәм офлайн-мәйданчыкларда язарга була. Әлеге акция Башкортстан спутник телевидениесенең туры эфирында трансляцияләнә.
Бүген башкаланың Фатыйма Мостафина исемендәге 20нче Уфа шәһәре башкорт гимназиясендә телне яхшы белүчеләр Миләүшә Каһарманованың "Онытмаска!" текстын язды.
“Гимназиябез укытучылары, әти-әниләр, елдагыча, башкорт теленнән халыкара диктант язу чарасына актив кушылды. Алар башкорт телендә иркен аралашучылар өчен тәгаенләнгән текстны язды. Туган телне популярлаштыруга, куллану даирәсен киңәйтүгә юнәлтелә мәгърифәтчелек акциясе быел 11 нче тапкыр үткәрелә.
Бу чара безнең туган телебезгә карата мөнәсәбәтебезне, сөенүебезне күрсәтү мөмкинлеге ул”, - дип белдерде гимназия педагоглары.
Фото: Фатыйма Мостафина исемендәге 20нче Уфа шәһәре башкорт гимназиясе, VK