+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Мин — укучы!
28 Апреля 2025, 07:00

Очрашулар укучыларның күңелен баета!

Бүздәк районының Каран урта мәктәбендә республикадагы күренекле шәхесләр белән очрашулар үткәрү күптән матур традициягә әверелгән. 

Очрашулар укучыларның күңелен баета!Очрашулар укучыларның күңелен баета!
Очрашулар укучыларның күңелен баета!

Язучылар, шагыйрьләр, композиторлар, артистлар, депутатлар, югары уку йортлары педагоглары, спортчылар, журналистлар – белем учагына кем генә килмәсен, коллектив чарага зур ихласлык белән һәм җитди әзерләнә. Билгеле инде, мондый очрашулар мәктәп тормышын җанландырып кына калмый, кызлар һәм малайларның күңелен баета, максатларга кыю атларга этәргеч, ә кемнәргәдер һөнәри юнәлеш тә бирә.

Каран мәктәбендә талантлы шагыйрәләр – Рәсимә Ильясова, Люция Әблиева, Сания Шәрипова һәм биредә берничә буын укып үскән “Әллүки” журналы хезмәткәрләре белән очрашу да бик җанлы һәм кызыклы үтте.

— Бүген бездә кунакта – тел сакчылары, иҗат кешеләре. Хәзерге тормыш телне “онытырга” мәҗбүр итә. Туган телдә сөйләшүче балалар сафы елдан-ел кими. Шулай да безнең мәктәптә бу мәсьәлә үзен артык нык сиздерми әле. Укытучыларыбыз да, укучылар да ана телен күз карасыдай сакларга тырыша. Бүгенге чара да  шушы максатка хезмәт итә, — диде кунакларны сәламләп мәктәп директоры Айрат Мансуров.

Чәчләренә чал кунган, үзләре дәү әниләр булган иҗатчыларның шигъри сүз аша сабыйлар тормышын яктыртуы, нәкъ алар кебек уйлавы, ачышлар ясавы  гаҗәп тә, кызыклы да!  Китаплардан, журнал битләреннән шигырьләр уку – ул бер нәрсә, ә аларны каршыңда автор үзе сөйләп торсын әле!  Күзләре очкынланып торучы, шат күңелле балалар каршында чыгыш ясау рәхәт шул. Рәсимә, Люция, Сания апалар зур кинәнеч белән балаларга шигырьләрен укыды. Җырлап та, хәтта биеп тә күрсәттеләр. Балачакта шигърият белән мавыгулары, казанышлары турында сөйләделәр, яшь иҗатчыларга үтемле киңәшләрен җиткерделәр.

Укучылар һәр иҗатчының чыгышы алдыннан презентация тәкъдим итте – әдибәләрнең иҗат һәм тормыш юллары белән таныштырды, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды.  Каран мәктәбе укучыларының туган телдә чыгыш ясау осталыгына, тел сафлыгына бу юлы да соклану, горурлану хисләре белдердек.

 Әлеге татар мәктәбендә телгә, әдәбиятыбызга, халкыбыз тарихына һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту башлангыч сыйныфлардан ук килә. Резеда Мәүлетова, Резида  Рәҗәпова, Розалия Рамазанова, Ирина Насыйрова кебек чәмле, тырыш укытучылар үстергән кошчыклар 5нче сыйныфтан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мансурова җитәкчелегендә туган тел серләренә төшенә.  Үзенең тәҗрибәле, көчле педагог  булуын мәртәбәле бәйгеләрдә исбатлаган, һәрвакыт эзләнүдә, үсештә булган Зөлфия Җәмил кызы укучыларын да яңа үрләр яулауга этәрә. Алар тел һәм әдәбият буенча бәйгеләрдә, олимпиадаларда, фәнни конференцияләрдә даими катнаша, җиңүләр яулый,  дәресләрдән тыш чараларның һәрвакыт үзәгендә, остазлары җитәкләгән “Салават күпере” курчак театрының сәләтле яшь актерлары да әле. Ә иң мөһиме –  укучылар кечкенәдән “Әллүки” журналын укып үсә. Укытучылар да, әти-әниләр дә балаларның туган телне яратып, белеп үсүе өчен бергәләп тырыша. “Әллүки”гә алдагы яртыеллыкка бу юлы да беренчеләрдән язылып куйды алар. 

Әлбәттә, Каран мәктәбе укучыларының горурланып сөйләрлек уңышлары бик күп. Әйтик, күптән түгел 11нчы сыйныф укучысы Юлия Вәлиева һәм 8нче сыйныф укучысы Розалия Рөстәмова  “Халиков укулары” республика конкурсы призерлары булган. Бигрәк тә 10нчы сыйныф укучыларын  мактап телгә алды укытучылары. Алсу Мансурова Бөтендөнья татар конгрессы оештырган “Солдат альбомы” Бөтенрусия конкурсында 2нче урын яулаган.  Розалина Ялалова Туфан Миңнуллин исемендәге төбәкара конференциядә җиңүгә ирешкән. 8нче сыйныф укучысы Булат Хәмидуллин  Идел буе федераль округы укучылары арасында узган Уфа һөнәр алды олимпиадасында инженер-конструкторлык юнәлеше буенча призер булу бәхетенә ирешкән.  7нче сыйныф укучылары Булат Дәүләтшин, Альмир Хөсәенов  – икесе дә “Русия бөркетләре. Остазлар" республика конкурсы җиңүчеләре. 

Мәктәптә “Русия бөркетләре”, “Беренчеләр хәрәкәте”, “Юнармиячеләр”  оешмалары, волонтерлар эшчәнлеге югары  дәрәҗәдә оештырылган.  Шушы оешмаларның активистлары булган кызлар һәм егетләр бихисап чараларда катнашып, үзаллы, тырыш, җаваплы булырга, кешеләр белән аралашырга өйрәнә, лидерлык сыйфатларын үстерә.

Шунысы сокландыра: унбиш укытучыдан торган педагогик коллектив укучыларны алга – эзләнүләргә, җиңүләргә, үсешкә әйдәү өчен зур тырышлык сала, вакыт белән исәпләшми эшли. Укытучылар тырышлыгы белән чынга ашкан шагыйрәләр, журналист апа-абыйлар белән очрашуның  да нәни күңелләргә иҗат очкыннары салачагына, сәләте һәм теләге булган балаларга каләм тибрәтергә, шигырь язарга этәргеч булачагына шигебез юк.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас