+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Мин — укучы!
1 Май 2025, 08:05

“Билге куярга гына түгел, мәктәптән куарга да кирәк!”

Укучының тәртибе өчен билге куюны кире кайтару өчен бигрәк тә укытучылар актив тавыш бирә.

“Билге куярга гына түгел, мәктәптән куарга да кирәк!”“Билге куярга гына түгел, мәктәптән куарга да кирәк!”
“Билге куярга гына түгел, мәктәптән куарга да кирәк!”

Мәктәпләрдә укучыларның үз-үзләрен тотуы яисә тәртипләре өчен билге куюны кире кайтару яклылар саны арта. Бу SuperJob сервисы сораштыруыннан күренә.

Русия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә тәртип өчен билге куюны хуплады. Ата-аналарының 65 проценты әлеге башлангыч өчен уңай тавыш биргән. Бигрәк тә әтиләр риза (75 процент тавыш биргән әниләрнең 53 проценты каршы).

Респондентлар фикеренчә, "тәрбия контроле кирәк", "укытучының абруе төште, билге кую артык оятсыз укучыларны тынычландырырга ярдәм итәчәк".

Укытучылар идеяне тагын да активрак хуплый: аларның 85 проценты укучының үз-үзен тотышы өчен билгеләрне кире кайтаруны яклый. Аларның комментарийлары аеруча эмоциональ: “үзләрен начар тотканнар өчен билге куярга гына түгел, мәктәптән куарга да кирәк”, “ата-аналар балаларының проблемаларын объектив кабул итәргә тиеш, чөнки еш кына аларга психологик ярдәм кирәк".

Икътисадый актив халык арасында башлангычны 59 процент хуплый, өстәвенә, ирләр хатын-кызларга караганда күбрәк хуплый. Респондентлар өлкәнрәк булган саен, хуплау күбрәк: 45 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 68 процент, 34 яшькә кадәрге яшьләр арасында 52 процент.

Сораштырыда катнашучыларның 18 проценты  әлеге идеягә каршы, билге кую “ата-аналарга басым ясау ысулы” һәм «баланы өйдә укытуга күчерү коралы” дип саный.

23 процент җавап бирүдә кыенсынган.

 

Автор фотосы.

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас