+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Мин — укучы!
6 Мая 2025, 17:10

Тел мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар

Уфада башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының II Бөтенрусия съезды узачак.

Тел мәсьәләләре буенча фикер алышачакларТел мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар
Тел мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар

12-13 майда Уфада башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының II Бөтенрусия съезды узачак.

 “Башкортстан” дәүләт концерт залында 650 делегат – Башкортстан мәктәпләренең башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары, Русия төбәкләренең башкорт телен өйрәнүче мәгариф учреждениеләре укытучылары һәм җитәкчеләре, урта һәм югары уку йортлары укытучылары җыелачак. Ырынбур, Чиләбе, Курган, Самара, Свердловск өлкәләреннән, Татарстаннан, Пермь краеннан, Ханты-Манси автономияле округыннан-Юградан, Мәскәүдән, Казахстан нан вәкилләр булачак. Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләренең туган телләрне күзәтүче мәгариф идарәләре белгечләре һәм методистлары да мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышудан читтә калмаячак.

Съездның максатлары һәм бурычлары – башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының, республика, Русия төбәкләре, БДБ илләренең мәгариф оешмалары җитәкчеләренең туган телне һәм әдәбиятны укыту системасын камилләштерү буенча фәнни-педагогик көчләрен берләштерү. Лингвистик белем бирү системасында “Туган тел һәм әдәбият”, “Туган тел һәм туган телдә әдәби уку” предметларын өйрәнү статусын күтәрү. Җәмәгатьчелек игътибарын туган телне укыту проблемаларына җәлеп итү.

 

Автор фотосы.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас