

12-13 майда Уфада башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының II Бөтенрусия съезды узачак.
“Башкортстан” дәүләт концерт залында 650 делегат – Башкортстаннан, Русия төбәкләреннән башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, урта һәм югары уку йортлары укытучылары җыелачак. Съездда Ырынбур, Чиләбе, Курган, Самара, Свердловск өлкәләреннән, Татарстаннан, Пермь краеннан, Ханты-Манси автономияле округыннан-Юградан, Мәскәүдән, Казахстаннан вәкилләр катнашуы көтелә.
Башкаладагы 84нче Татар гимназиясенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучы Әлфия Талипова ассызыклавынча, әлеге чара педагогларга тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу өчен бик әһәмиятле булачак.
“Мин съездда беренче тапкыр катнашам һәм республикада узачак мөһим вакыйгада делегат булуыма бик шатмын. Беренчедән, әлеге чара минем өчен республикага башка төбәкләрдән дә тәҗрибәле, үз һөнәренең остасы булган башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары, тел белгечләре җыелу белән кызыклы. Башкаларның укыту алымнары, эш тәҗрибәсе белән танышу, яңа идеяләр, фикерләр ишетү, актуаль мәсьәләләрне чишү юллары турында сөйләшү нәтиҗәле булачак дип ышанам. Катнашкан һәр педагог яңа танышулар, киләчәктә аралашып, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге алачак.
Икенчедән, съезд кысаларында биш мәйданчык эшләячәк, анда күренекле спикерлар, галимнәр, тел белгечләре, укытучылар, тәрбиячеләр фикер алышачак. Бу мәйданчыкларның темалары көнүзәк һәм кызыклы. Мөмкин булса, аларның барысында да катнашыр идем”, – ди Әлфия Исмәгыйль кызы.
Әйткәндәй, ул үзе дә 20 елга якын башкорт теле һәм әдәбияты укыткан тәҗрибәле, алдынгы карашлы, чәмле мөгаллимә. Укучыларында телгә кызыксыну уяту өчен заманча алымнарны оста куллана, шулай ук халык авыз иҗатына, фольклорга, гомумән, халык традицияләренә, бай әдәби мираска да еш мөрәҗәгать итә.
Фото: Әлфия Талипованың шәхси архивыннан