+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Мин — укучы!
7 Мая 2025, 05:25

Сугыш турында китаплар укыйбыз

Уфаның 22нче модельле балалар китапханәсендә фәһемле чара узды.

Сугыш турында китаплар укыйбызСугыш турында китаплар укыйбыз
Сугыш турында китаплар укыйбыз

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Уфаның 22нче модельле балалар китапханәсе хезмәткәрләре 292нче балалар бакчасы балалары өчен "Бөек Ватан сугышы турында балаларга укыйбыз" Халыкара акциясе кысаларында "Без сугыш турында китаплар укыйбыз"дигән укулар үткәрделәр.

Чара башында китапханәчеләр сугыш, өлкәннәр белән беррәттән Ватан иминлеге өчен көч түккән сугыш балалары турында сөйләде, балалар белән бергә 9 Май бәйрәме һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәт итәргә һәм истә тотарга кирәклеге турында фикер алыштылар. Кызганычка каршы, алар бик аз калды. Шуңа күрә без аларга хөрмәт белән карарга тиеш.

Кычкырып уку өчен танылган язучы-тарихчы Сергей Петрович Алексеевның "Зоя" хикәясе сайланды. Кызлар һәм малайлар тәэсирләнеп тыңлады, батырлык, Ватанны ярату темасына сораулар бирде. Бөек Җиңү халкыбызга зур бәя һәм тиңдәшсез батырлык белән яулап алынуын яшь буын белеп үсәргә тиеш.  

Зөлфия Гыйззәтуллина, китапханә мөдире.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас