

Русия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау бәйрәмен үткәрү буенча күрсәтмәләр юллаган.
Ведомствоның телеграм-каналында хәбәр ителүенчә, төбәкләргә мәктәпләрдә Соңгы кыңгырауны үткәрү буенча методик тәкъдимнәр җибәрелгән.
"Алар чараны әзерләү һәм уздыру алгоритмын, бәйрәмнең гомум концепциясен исәпкә ала. Чыгарылыш сыйныфларында алтын һәм көмеш медальләрнең тантаналы шартларда тапшырылуы мөһим", - диде Русия мәгариф министры Сергей Кравцов.
Билгеле булуынча, быел мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау 24 майда, чыгарылыш кичәләре 28 июньдә узачак.
Башкортстанда 9 сыйныфны – 50 меңнән артык, ә 11 сыйныфны 15,5 меңгә якын укучы тәмамлый.
Мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә, көмеш медаль алу өчен чыгарылыш сыйныфы укучысына барлык фәннәр буенча да “бик яхшы” йомгаклау билгесе һәм икедән дә артык булмаган “яхшы” билгесе булырга тиеш, ә урыс теленнән һәм тагын бер предмет буенча БДИ 60 яисә аннан да күбрәк баллга тапшырылырга тиеш. Алтын медальне барлык фәннәр буенча да “бик яхшы” йомгаклау билгеләре булган һәм урыс теленнән БДИ нәтиҗәләре һәм бер тагын фән буенча 70 баллдан да ким булмаган укучылар алачак.
Автор фотосы.