

“И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мокатдәс нәрсә – эш”, – дигән бөек Тукаебыз. Кече яшьтән хезмәт тәрбиясе алып үскән балалар актив, чыдам, үзаллы һәм эшчән була. Нәкъ Каран мәктәбе укучылары кебек!
Каран урта мәктәбе укучылары, укытучылары һәм барлык хезмәткәрләре ел саен мәктәп яны участогында яшелчәләр утырта. Бәрәңге, кишер, суган, кәбестә... Үзләре үстергән уку елы дәвамында мәктәп ашханәсендә тукланырга җитә. Быел да яшелчәләрне төрлесеннән утырткан Каран мәктәбе уңганнары. Кызлар һәм малайлар, шулай ук, чәчәк түтәлләрен дә тәртипкә китергәннәр.
Укучылар, шулай ук, үзләре утыртканны җәй буе күзәтеп, табигый ашламалар кертеп, чүбен утап торачак. Быел да көзен мул уңыш җыеп алырга өметләре зурдан эшкә уңган дусларыбызның.
“Мәктәп яны участогында эшләү балада киләчәк тормышлары өчен җаваплылык, сабырлык, хезмәтне ярата, бәрәкәтле туган туфракның кадерен белү кебек сыйфатларны үстерергә ярдәм итә. Шунысы мөһим: безнең әти-әниләр дә моны яхшы аңлый, бервакытта да каршы килмиләр. Киресенчә, үзләре үк ярдәм кулы сузарга тора”, - ди укытучылар.
Үзең тир түгеп үстергән тәмле дә, файдалы да ул. Әфарин, дуслар! Уңышыгыз мул булсын!
Фотолар мәктәп сайтыннан