Бу проект- өлкәннәр белән элемтә. Аңа ярашлы, балалар кече Ватаннарына изге эшләр башкаручы якташлары турында видеосюжетлар, интервьюлар, социаль роликлар һәм фоторепортажлар төшерә. Шул рәвешле үсеп килүче буын иҗади идеягә кушыла. Медиапроектны «Тамыр» телеканалы эшләгән.
"Безгә балалар һәм үсмерләр арасында кече Ватанга ярдәм итү идеясен алга сөрергә тәкъдим иткәч, шатланып ризалаштык. "Атайсал" – бик матур проект, ул халык арасында хуплау таба. Минем уйлавымча, бу конкурс балаларга медиаөлкәдә үсеш өчен этәргеч бирәчәк, алар үзләрен күрсәтә алсыннар, шулай ук кече Ватаннарын яратудан туктамасыннар өчен", - ди «Тамыр» балалар-үсмерләр телеканалы директоры Гөлназ Колсарина.
Бүгенге чарада республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән килгән укучы балалар катнашты, алар "Атайсал"ның нәрсә икәне һәм үз торак пунктларын үстерүгә ничек өлеш кертә алулары турында күбрәк белә алды. Модераторлар Гөлназ Колсарина белән "Тамыр"ның баш режиссеры Әдилә Сунаргулова балаларга репортажлар үткәрергә, мәкаләләр язарга, интервью алырга өйрәтте һәм журналист осталыгының башка аспектлары турында кирәкле киңәшләрен бирде. Балалар төрле сорауларга җаваплар бирде. Бу аларның иҗади сәләтләрен үстереп кенә калмый, үзенең кече Ватаны өчен гражданлык җаваплылыгын аңларга да ярдәм итәчәк.
Модераторлар "Ачыш" дип аталган проект турында да сөйләде. Аның максаты - фәнне популярлаштыру. Ул яшь тикшеренүчеләр өчен булдырылган. «Тамыр» телеканалы оештыручылары уйлавынча, проект балаларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге өлкәсендәге сәләтләрен үстерү һәм аларга ярдәм итү өчен медиамәйданчык буларак күздә тотыла. Конкурс Исмәгыйль Тасимов исемен йөртә. Ул - Русиянең Тау мәктәбен ачу башында торган атаклы башкорт руда сәнәгате эшкуары, училищега, хәзерге Санкт-Петербург дәүләт тау институтына нигез салучы.
- "Ачыш"ның тагын бер максаты - сезгә күренекле якташларыбыз турында мәгълүмат бирү. Шушы җәһәттән алар турында тапшырулар циклы әзерләнде. 22 майда аны Уфаның "Родина" кинотеатрында күрсәтәчәкбез, - диде Гөлназ Колсарина.
Мәгрифә Мәүлетова, Юлай Бәйрәмголов, Кадыйр Тимергазин, Бәшир Рәмиев... Бу кешеләр - Башкортстан тарихында һәм үсешендә зур эз калдырган шәхесләр. Алар турында тулырак мәгълүмат әлеге тапшыруларда биреләчәк.
Бу тормышта балаларга үсеш өчен яхшы үрнәкләр кирәк. "Тамыр" студиясе әнә шуны истә тотып, аларны кечкенәдән яхшы эшләргә җәлеп итү максатын куя. Бүгенге интерактив мәйданчыкта шушы фикер кат-кат кабатланды.
Автор фотосы.