

Башкортстанда “Иң яхшы мәктәп ашханәсе-2025” Бөтенрусия конкурсының республика этабына йомгак ясалды. Мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин социаль челтәрләрдә хәбәр итүенчә, конкурска барлыгы 34 муниципалитеттан 42 мәктәп ашханәсе тәкъдим ителгән, әмма иң яхшы 11 коллектив кына финалга чыккан. Финал ярышлары “СМАРТ” республика полилингваль күппрофильле гимназиясе мәйданчыгында узган.
Республика этабы финалында катнашучылар “Мәктәп туклануы 3.0” тематик өстәлләр күргәзмәсен, “Хәвефсез азык-төлек блогы” квест-практикумын һәм “Ата-аналарның өч мәсьәләсе” блиц-турнирын да кертеп, берничә сынау узган.
Конкурста җиңүчеләр булып түбәндәге мәктәпләр билгеләнгән:
"Миллионлы шәһәрнең иң яхшы мәктәп ашханәсе" номинациясендә – Уфаның 115нче гимназиясе һәм Уфаның 92нче коррекцион мәктәп-интернаты;
“Шәһәр мәктәбенең иң яхшы ашханәсе" номинациясендә Нефтекама 2нче мәктәбе, Стәрлетамак 29нчы мәктәбе;
“Авыл мәктәбенең иң яхшы ашханәсе” номинациясендә – Уфа районының Булгаково авылындагы “Взлетай” мәктәбе.
Финалда җиңүчеләр һәм катнашучыларн махсус призлар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.