+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Мин — укучы!
19 Май 2025, 05:40

“Гармония” укучылары туган телне яратып өйрәнә!

Уфа районының Миловка авылында  урнашкан “Гармония” мәктәбендә сыйфатлы белем  алу һәм сәләтләреңне үстерү өчен искиткеч мөмкинлекләр тудырылган.

“Гармония” укучылары туган телне яратып өйрәнә!“Гармония” укучылары туган телне яратып өйрәнә!
“Гармония” укучылары туган телне яратып өйрәнә!

Медиастудия, виртуаль чынбарлык күзлекләрендә дәресләр, интерактив компьютерлар комплексы, җиһазландырылган сыйныфлар, ике зур спорт залы, душ бүлмәләре, саф һавада спорт белән шөгыльләнү өчен баскетбол, волейбол, бадминтон мәйданчыклары... Хезмәт дәресләре ничек кызыклы үтә биредә! Кызлар күп кенә хуҗабикәләр көнләшерлек заманча  аш-су бүлмәсендә, күпфункцияле тегү машиналары артында осталыкка өйрәнсә, малайлар өчен остаханә дә заманча җиһазларга бай булуы белән хәйран калдыра. 2-23 елда Уфа районының Миловка авылында ачылган “Гармония” мәктәбендә  сыйфатлы белем һәм сәләтләреңне үстерү өчен зур мөмкинлекләр тудырылган.

Мәктәптә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сыйныфы бар. Балалар төп программага өстәмә рәвештә беренче ярдәм күрсәтүне һәм гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген җентекләбрәк өйрәнә. Шунысы сөенечле, төрле милләт балалары укыган белем учагында туган телләрне өйрәнүгә зур игътибар бүленә. Мәктәп директоры Биредә татар теле һәм әдәбияты дәресләренә теләп йөрүче укучылар да байтак. Мәктәптә кызлар һәм малайларны туган тел нечкәлекләренә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Вершинина өйрәтә. Мөгаллимә өчен иң мөһиме — яшь буында туган телгә мәхәббәт тәрбияләү. Әлеге максатка ул дәресләрендә укучыларга халкыбыз традицияләрен, мәдәниятен, тарихын өйрәтү аша да ирешә. Шунысы мөһим: мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен иң кирәкле фәннәр белән беррәттән куеп, яратып өйрәнүче балалар әллә кайдан аерылып тора. Алар матур итеп туган телләрендә сөйләшә, дәрестән тыш оештырылган чараларда бик актив катнаша.

– Безнең мәктәптә 900 укучы белем ала. 107 бала татар телен туган тел буларак өйрәнә. Укучыларым бик тырыш, сәләтле, мәктәптәге чараларда актив катнаша. Район, шәһәр күләмендәге бәйгеләрдә дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтәбез. Мәсәлән, “Тукай, Пушкин, Кәрим” республика конкурсында быел 3 А сыйныфы укучысы Ясмин Батыршина призер булды.  “Тукай моңнары” конкурсын балалар аеруча көтеп ала. 3нче сыйныф укучылары – Әминә Гыйльманова быел конкурның район этабында җиңүче, ә Әмир Хәмидуллин призер булды. 2нче сыйныфта укучы Асель Исхакова, Рамазан Сигезбаев һәм Язгөл Рамазанова төрле номинацияләрдә призер булуга иреште. “Җанлы сүз” конкурсында 8нче сыйныф укучысы Данил Садыйков бик матур нәтиҗәләр күрсәтте һәм 3нче урынга лаек булды. Конкурсларга әзерләнгәндә әти-әниләр, нәнәй-картәтиләр зур ярдәм күрсәтә, шигырьләрне бергәләп ятлыйбыз, – ди Миләүшә Фәнис кызы.

Әлбәттә, укытучыларның илһамланып балалар белән эшләве, укучыларның шәһәр, республика чараларында актив катнашуы һәм уңышлар яулавы мәктәп директоры Елена Голосеева ярдәменнән башка булмас та иде.

"Директорыбыз Елена Олеговна һәр башлангычны күтәреп ала, җиңүләребез өчен сөенә", —  ди мөгаллимә.

Әйткәндәй, “Гармония” мәктәбе укучыларының татар телендә иркен сөйләшүен үзебез дә күреп, ихлас сокландык. “Әллүки” балалар журналы хезмәткәрләре белән очрашуга яшь дусларыбыз бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗаты буенча бик матур әдәби-музыкаль чара әзерләгән иде. Шигырьләрне яттан сөйләп тә, бик оста итеп сәхнәләштереп тә күрсәтте укучылар. Бер-берсен уздырып, искиткеч сәнгатьле итеп, чын артист­ларча килештереп чыгыш ясады алар.  Берәүләр телне шома белүләре белән, ә икенчеләр өйрәнергә тырышулары белән соклану уятты.

Шунысы сөенечле, “Гармония” мәктәбе укучылары киләсе яртыеллыкка дәррәү “Әллүки”гә язылды. Тырышып туган телне өйрәнүче укучыларга һәм алар белән күңел биреп, янып эшләүче остазлары Миләүшә Фәнис кызына киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас