

Агымдагы уку елында биредә 83 бала татар теле һәм әдәбияты дәресләренә йөри. Биредә 2013 елдан татар теле һәм әдәбиятын тәҗрибәле, югары категорияле белгеч Дамир Дәүләтгәрәев укыта.
— Туган тел дәресләренә укучылар теләп йөри. Татар теле атналыгы милли чараларга аеруча бай була, нәкъ аларда кызлар һәм малайларның сәләте ачыла. Бердәм, тырыш укучыларым укуда да сынатмый. Мәктәптә, районда узган төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда призлы урыннар алабыз, — Дамир Ригать улы.
Шунысы игътибарга лаек: балалар әдәбиятны укып, тел нечкәлекләрен белеп үссен өчен укытучы абыйлары барлык тырышлыгын сала. "Әллүки"челәр белән осталык дәресе барышында да укучылар матур итеп туган телдә аралашты, ул көнне сыйныф бүлмәсе гөрләп торды. Бергәләп “Туган тел” җырын башкардылар, матур итеп шигырьләр дә сөйләп күрсәттеләр. Укуга өлгер, сәләтле, тырыш булулары күренеп тора.
Иң сөенечлесе шул: балаларның һәркайсы "Әллүки" журналын алдырып укый!
Динар Кәлимуллин фотосы.