

Укучының тәртибе өчен билге кую сынау рәвешендә кайбер төбәкләрдә 1 сентябрьдән үк кертелергә мөмкин. Бу хакта Бөтенрусия ата-аналар комитетының IV утырышында Русия мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.
“Тәртип, тырышлык өчен бәяләүгә килгәндә, әйдәгез, фикер алышыйк. Без берничә төбәкне сайладык һәм киләсе уку елыннан, 1 сентябрьдән, сынап карарга тәкъдим итәбез", - дип хәбәр итте Кравцов.
Министрлык башлыгы ассызыклавынча, сынау өчен педагоглар белән килешенгән өч вариант тәкъдим ителә: биш баллы шкала буенча (“бик яхшы”, “яхшы”, “канәгатьләнерлек”, “канәгатьләнерлек түгел” һәм “бөтенләй канәгатьләнерлек түгел”), өч баллы (“канәгатьләнерлек түгел”, “канәгатьләнерлек” һәм “үрнәк”) яисә зачет рәвешендә.
Сентябрьдән проект сынау рәвешендә алты төбәктә ― Новгород, Ярославль, Тула өлкәләрендә, Луганск Халык Республикасында (ЛНР), Чечен Республикасында һәм Мордовия мәктәпләрендә кертеләчәк.
Автор фотосы.