

– Фестивальгә мин әтием Юрий Михайлович Дружковның китабын алып килдем. Узган ел аңа 60 яшь тулды. Минем әтием – совет балалар әдәбияты классигы, “Веселые картинки” журналына нигез салучы, аның юбилеена “Карандаш һәм Самоделкин маҗаралары” китабы яңадан бастырылды. Шулай ук, “Карандаш һәм Самоделкин” турында минем дә китаплар сериям дөнья күрде, – диде Валентин Постников.
Валентин Юрьевич балачакта яраткан персонажы Карлсон булуын белдерде. Аларның йортында балалар язучылары еш кына кунак була, Аларнең берсе – швед язучысы Астрид Линдгрен.
– Минем бурычым – балаларга укырга кирәк дип кенә түгел, ә аның бик кызыклы шөгель икәнен җиткерү. Әгәр баланың телефонмы, әллә китапмы дигән сайлау мөмкинлеге бар икән, ул беренчесен сайлый, чөнки телефонда уйнау, укуга караганда, һәрвакыт җиңелрәк. Сез телефонда утырганда, башыгызда берни дә калмый. Укыганда исә бик күп яңа нәрсәләр беләсез, төп геройлар өчен шатланасыз, борчыласыз. Сез китап кибетенә яисә китапханәгә барганда, китапны түгел, ә үз язмышыгызны сайлыйсыз дип әйтергә була, - диде язучы.
Валентин Постников "Китап-бәйрәм" ярминкәсендә беренче тапкыр катнаша. Гомумән, ул Уфада – беренче тапкыр.
– Шәһәр искиткеч матур. Ярминкәне оештыру ошады, барысы да дөрес урнаштырылган. Китап фестиваленә балалар әти-әниләре, әби-бабалары белән килгән. Минем өчен, балалар язучысы буларак, бу мөһим, – диде ул.
Автор фотосы.