+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Мин — укучы!
10 июнь 2025, 07:15

“Күпме генә рәхмәт әйтсәм дә, аз булыр..."

Мәктәп укучысының ике яшьлек баланы үлемнән алып калуы турында язган идек.

“Күпме генә рәхмәт әйтсәм дә, аз булыр..."“Күпме генә рәхмәт әйтсәм дә, аз булыр..."
“Күпме генә рәхмәт әйтсәм дә, аз булыр..."

5 июньдә Нефтекамадагы 16нчы мәктәп укучысы Данил Вәлитов ике яшьлек кызны өченче катыннан егылып төшкән вакытта  коткаруы турында язган идек инде.

“Мин йөгереп килдем, кулларымны суздым, һәм шул вакытта бала кулыма килеп төште, ләкин зур тизлек аркасында бераз бәрелде. Әмма фаҗига булмады", - дип сөйләгән яшь герой.

Ул ашыгыч ярдәм чакырткан, ә аның дус кызы Камила баланың әнисен уяткан. Хатын төнге сменадан соң йоклап киткән була. Сабыйны дәваханәгә озатканнар, аның хәле канәгатьләнерлек.

Баланың әнисе, паника аркасында, кем коткарганын белми дә кала. Берникадәр вакыттан соң, ул кызын коткаручының Данил булуын белә.

“Барысы өчен дә рәхмәт. Ирдә сезнең кебек кешеләр булуына сөенәм. Күпме генә рәхмәт әйтсәм дә, аз булыр...", – дип язган үсмергә кызның әнисе.

Данилның әти-әнисе шундый уллары белән горурлана.

“Без аның кирәк вакытта  шул урында булу һәм егылуны йомшартуына шатланабыз” , - ди алар.

Данил 9нчы сыйныфны тәмамлаган, спорт белән мавыга, Машина төзелеше колледжына укырга керергә планлаштыра.

 

Фото: социаль челтәрләрдән

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас