+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Мин — укучы!
29 Июня 2025, 05:20

“Тырышып укыйбыз да, күңелле ял да итәбез!”

Бүздәк районының Каран мәктәбе укучылары җәй көннәрендә дә "Әллүки"дән аерылмый.

“Тырышып укыйбыз да, күңелле ял да итәбез!”“Тырышып укыйбыз да, күңелле ял да итәбез!”
“Тырышып укыйбыз да, күңелле ял да итәбез!”

Бүздәк районының Каран мәктәбендә белем алучы дусларыбыз яхшы кәеф белән җәйге каникулларга таралышты. 3нче сыйныфта укучы кызлар һәм малайлар барысы да уку елын яхшы билгеләргә генә тәмамлаган. Укытучылары Резеда Мәүлетова 14 укучысы турында да горурланып сөйли.

“Укучыларымнан уңдым, алар барысы да тырыш, чәмле. Дәресләргә әзерләнеп йөриләр, күпне белергә омтылалар. Мәктәп күләмендә узган “Карга боткасы”, “Сабантуй” кебек милли бәйрәмнәрдә, чараларда теләп катнашалар. Әти-әниләребез дә сыйныф тормышында актив катнаша. Әйтик, “Яңа ел гаилә уеннары -2025” республика фестиваленең район этабында безнең сыйныфтан өч гаилә – Рөстәмовлар, Сәетовлар һәм Фәрхетдиновлар призлы урыннар яулады”, – ди Резеда Рәсим кызы.

Җәй көннәрен дә бергә үткәрә өченчеләр. Мәктәптә оештырылган “Беренчеләр хәрәкәте” лагеренда күңелле һәм файдалы итеп ял итәләр. Бергәләшеп “Әллүки”не укулары да мактауга лаек. Журналны сыйныфтагы һәр укучы өенә алдыра, һәр санын көтеп ала.

Җәйге ялларыгыз матур хәтирәләргә бай булсын, яңа уку елына яңа көч-куәт белән килегез, дуслар!

 

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас