+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Мин — укучы!
30 июнь 2025, 05:00

Белемеңне сынап кара!

Викторина сорауларына җавапны бергәләп эзлик.

Белемеңне сынап кара!Белемеңне сынап кара!
Белемеңне сынап кара!

     1. Габдулла Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигырендәге шәкерт кемне эшкә өйрәтә?

а) Гали          в) күбәләк

б)  сарык        г) Акбай

  1. Абдулла Алиш хикәясендәге алдакчы малайның исеме ничек?

а) Фәрит              в) Наил

б) Самат                г) Айрат

  1. Чоландагы майны ашаган карак песи турында кем шигырь язган?

а) Бари Рәхмәт              в) Саҗидә Сөләйманова

б) Муса Җәлил             г) Шәүкәт Галиев

  1. Бөек Ватан сугышы кырларында иҗат иткән фронтовик шагыйрь.

а) Габдулла Тукай      в) Фатих Кәрим

б)  Госман Садә          г) Роберт Миңнуллин

  1. “Безнең өйнең яме” повестеның авторы.

а) Наҗар Нәҗми         в)  Мостай Кәрим

  б) Галимҗан Ибраһимов       г) Әнвәр Бикчәнтәев

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас