+23 °С
Облачно


Башкортстаннан 12 яшьлек кыз Таиландта матурлык бәйгесе бишлегенә кергән. “Башкортстанның нәни гүзәле-2024” конкурсында җиңүче Александра Шәяхмәтова “Teen star International-2025” халыкара конкурсында 4нче урын яулаган.
Таиландта бөтен дөньядан 40тан артык катнашучыны җыйган конкурста Саша шулай ук "Мисс Фотогеничность” номинациясендә Гран-при алган һәм милли костюмнар конкурсында икенче вице-мисс булган.
Якташларыбыз булдыра, әфарин!
Фото: Моя Уфа, VK