+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Мин — укучы!
23 июль 2025, 05:05

Башлангыч сыйныфлар ничә сәгать укырга тиеш?

Мәгариф министрлыгы укучыларның атнага ничә сәгать укырга тиешлеген билгеләде.

Башлангыч сыйныфлар ничә сәгать укырга тиеш?Башлангыч сыйныфлар ничә сәгать укырга тиеш?
Башлангыч сыйныфлар ничә сәгать укырга тиеш?

Русия Мәгариф министрлыгы 1-4нче сыйныф укучыларының максималь рөхсәт ителгән йөкләнеш күләме нигезендә атнага ничә сәгать укырга тиешлеген билгеләде. Бу яңалыкны министрлык документы раслый.

Документ нигезендә, 2025 елның 1 сентябреннән 1нче сыйныфта йөкләнеш күләме атнага 20дән 21 сәгатькә кадәр, 2нче сыйныфта —23тән 26 сәгатькә кадәр, 3нче сыйныфта— 23тән 26 сәгатькә кадәр, 4нче сыйныфта 23тән 26 сәгатькә кадәр тәшкил итәчәк. Сәгать саны федераль уку планнары вариантларына бәйле.

Моннан тыш, дүрт уку елында 5 яки 6 көнлек уку атнасында дәресләр саны 2 966 сәгатьтән ким һәм 3 305 сәгатьтән артык була алмый.

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас