+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Мин — укучы!
25 июль 2025, 07:20

20 килограммлы җәен тоткан!

Мәктәп укучысының күптәнге хыялы чынга ашкан.

20 килограммлы җәен тоткан!20 килограммлы җәен тоткан!
20 килограммлы җәен тоткан!

Благовещен шәһәрендә яшәүче Степан Тороповка нибары 12 яшь, ләкин ул инде балык тоту остасы булып танылган. Әнисе Анна әйтүенчә, бу гаҗәп түгел, чөнки малайның әтисе һәм ике бабасы – чын профессионаллар. Гадәттә малай кармакка чуртан һәм алабуга тота.

Җәен эләктерү – Степанның күптәнге хыялы була. Бу юлы алар су буена максат куеп, нәкъ шул балыкны тотарга бара.

Җәен тоту ул – чын сәнгать. Моның өчен кәкре агач таяк кирәк, аның белән җәеннәрне җәлеп итә торган махсус тавыш чыгарып, суга сугарга кирәк. Бу вакытта эхолот ярдәмендә балыкның йөзеп килүен күзәтергә һәм аның зурлыгын бәялисең.

Әлбәттә, Степанга мондый балык тоту белән үзаллы шөгыльләнергә иртәрәк әле, шуңа күрә ул су буена әтисе Антон Валентинович белән йөри. Малай хыялы тормышка ашуга бик шатланган. Хәзер ул җәеннең тагын да зуррагын тотарга хыяллана, чөнки алар 100 килограммга кадәр үсәргә мөмкин.

Фото: Моя Уфа, ТГ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас