+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Мин — укучы!
7 август 2025, 05:15

"Баланы мәктәпкә җый” хәйрия акциясе старт алды

Акциядә һәркем катнаша һәм үз өлешен кертә ала.

"Баланы мәктәпкә җый” хәйрия акциясе старт алды"Баланы мәктәпкә җый” хәйрия акциясе старт алды
"Баланы мәктәпкә җый” хәйрия акциясе старт алды

Русиядә мохтаҗ гаиләләрдәге балалар өчен мәктәп кирәк-яракларын җыю буенча ел саен үткәрелә торган социаль акция старт алды. Катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Акцияне “Бердәм Русия” партиясе үткәрә. Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр партиянең иҗтимагый кабул итү бүлмәләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә яисә гаризаны аның рәсми сайтында калдыра ала. Максат – балаларны уку өчен кирәкле җыелмалар белән тәэмин итү.

– Узган елда гына да безнең депутатлар, эшкуарлар һәм төбәкләрдә яшәүчеләрнең актив катнашуы белән Белем көненә әзерләнүдә бөтен ил буенча 287 мең укучы ярдәм алды. Быел да иң кирәкле әйберләрне – уку һәм иҗат өчен җыелмаларны, мәктәп формасын, рюкзакларны, спорт инвентарен җыярбыз. Акция барышында СВОда катнашучыларның балаларына һәм яңа төбәкләрдәге балаларга аерым игътибар бирәчәкбез, – дип хәбәр итте партиянең Генераль советы секретаре Владимир Якушев.

Мәктәп кирәк-яракларын җыю партиянең төбәк бүлекчәләре базасында эшләүче кабул итү пунктлары челтәре аша оештырыла. Акциядә теләгән һәркем катнаша һәм үз өлешен кертә ала.

“Баланы мәктәпкә җый” акциясе 2012 елдан бирле үткәрелә. Анда катнашучы депутатлар, эшкуарлар һәм волонтерлар аз керемле һәм күпбалалы гаиләләрдәге мәктәп укучыларына, инвалид балаларга һәм ярдәмгә мохтаҗ башка балаларга системалы һәм адреслы ярдәм күрсәтә. Бу эш йөзләрчә мең гаиләләрнең тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый, 1 сентябрь алдыннан финанс хәлен җиңеләйтә.

 

Фото:БРО ВПП «Единая Россия»

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас