

Уфа укучысы Тимур Гарифуллин Кытайда Халыкара олимпиадада җиңү яулады.
Уфаның 58нче лицеен тәмамлаган Тимур Гарифуллин ясалма интеллект буенча Халыкара олимпиадада җиңү яулады. Олимпиада Пекинда 2-9 августта узды.
Халыкара олимпиадада Русиянең мәктәп җыелма командасы барлыгы 8 медаль яулады. Тимур Гарифуллин команда составында виртуаль робот өчен алгоритм эшләүдә катнашты. Ул өлкән сыйныф укучылары арасында алтын медаль алды. Бу хакта Русия Хөкүмәтенең телеграм-каналында хәбәр ителә.
Билгеле булуынча, Тимур быел язны илнең иң яхшы AI-җитештерүчеләре рәтенә керде. Ул «Ясалма интеллект» буенча Милли технологик олимпиада финалында җиңде.
Фото:мэрия Уфы