

“Патриот” паркында “Бердәм сафта” төбәкара инклюзив балалар хәрби-патриотик лагере ачылды. Республиканың спорт министрлыгында хәбәр итүләренчә, лагерьда илнең 9 төбәгеннән ишетү сәләте бозылган 113 бала ял итәчәк. Балалар белән вожатыйлар – Бөтенрусия саңгыраулар җәмгыятенең яшь активистлары, ишарәләр телен белүче волонтерлар һәм профессиональ тәрҗемәчеләр эшли.
"Башкортстанның Бөтенрусия саңгыраулар җәмгыятенә шундый кирәкле һәм дөрес башлангыч өчен рәхмәт. Ышанам, смена кызыклы һәм чын патриотик рухта узачак", – дип билгеләп үтте Хөкүмәт премьер-министры урынбасары, спорт министры Руслан Хәбибов.
Лагерьда смена 18 августка кадәр дәвам итәчәк. Программада – хәрби-патриотик уеннар, спорт ярышлары, иҗади осталык дәресләре, тарих дәресләре һәм команда биремнәре.
"Бу бөтен Русия өчен уникаль проект, бер мәйданчыкта вожатыйлар һәм волонтерлар күзәтүе астында ишарәләр телен белгән саңгырау ата-аналарның ишетә һәм ишетми торган балалары очраша. Без күптән шундый нәрсә турында хыяллана идек. “Бөтенрусия саңгыраулар җәмгыяте” Бөтенрусия инвалидлар иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәсе командасы, Башкортстан Хөкүмәте һәм Президент грантлары фонды ярдәме белән бу хыял чынга ашты. Балалар хәрби әзерлек һәм патриотик тәрбия нигезләрен ала. Үзара аралашырга һәм дуслашырга өйрәнә. Без бу юнәлешне үстерүне һәм камилләштерүне дәвам итәчәкбез”, — дип белдерде Бөтенрусия саңгыраулар җәмгыяте рәисе Ольга Шевнина.
2026 елда инклюзив балалар хәрби-патриотик лагере Башкортстан Башлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырылачак.
Фото: Спорт министрлыгы сайтыннан