+30 °С
Болытлы


Мин җәйне һәрвакыт сагынып көтеп алам. Каникуллар башлану белән гимназиядәге лагерьга йөрим. Анда миңа бик ошый! Аннары авылга картәни белән картәти янына кайтам. Бакчада ярдәмләшәм, әти белән балыкка йөрим. Кояшта кызынырга, су коенырга яратам. Футбол белән шөгыльләнәм, китаплар укырга да онытмыйм.
Илназ ХӘМИДУЛЛИН.
4 Е сыйныфы укучысы.
Уфаның 84нче Татар гимназиясе.
Автор фотосы.