+30 °С
Болытлы


Җәйге ялым Самара шәһәренә сәяхәттән башланды. Без бу шәһәрдә гаиләбез белән берничә гаҗәеп көн үткәрдек.
Сталин бункерында, океанариумда, Гарибальди замогында булдык. Ә аннары “Самара термалары”на юл тоттык. Анда су тауларында һәм бассейннарда күңел ачтык. Истәлеккә фотога төштек, сувенирлар сатып алдык. Бу күңелле сәяхәт беркайчан да онытылмаячак!
Диана ӘМИНЕВА.
4 Е сыйныфы укучысы.
Уфаның 84не Татар гимназиясе.