+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Мин — укучы!
19 август 2025, 06:05

45 меңгә якын бала беренче сыйныфка укырга бара

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калды. Бу көнне беренче сыйныфка баручы кызлар һәм малайлар зур дулкынлану белән көтә.

45 меңгә якын бала беренче сыйныфка укырга бара45 меңгә якын бала беренче сыйныфка укырга бара
45 меңгә якын бала беренче сыйныфка укырга бара

Русиядә агымдагы елда мәктәпкә 1,5 миллионга якын беренче сыйныф укучысы барачак. Барлыгы 1 сентябрьдә 18 миллионнан артык бала укырга барачак. Бу хакта төбәкләрнең мәгариф ведомстволары җитәкчеләре белән Бөтенрусия киңәшмәсендә вице-премьер Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.

"1 сентябрьдә бөтен ил буйлап 40 мең мәктәпкә 18 миллионнан артык бала укырга барачак, шул исәптән 1,5 миллионга якын беренче сыйныф укучысы. 28 субъектта тантаналы рәвештә 43 яңа мәктәп ачылачак», — дип аның сүзләрен китерә Хөкүмәт аппараты матбугат хезмәте.

Республика мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Башкортстанда сентябрьдә мәктәпкә 45 меңгә якын беренче сыйныф укучысы барачак. Республикада яңа уку елын барлыгы 500 меңнән артык укучы башлаячак.

 

Фото: "Белем" гимназиясе архивыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас