

Бүген Уфа педагогларының август киңәшмәсендә акчалата бүләкләү күләмен арттыру тәкъдиме яңгырады.
Билгеле булуынча, «Уфа шәһәренең мактаулы педагогы» исеме узган ел намуслы хезмәте һәм башкала мәгариф системасын үстерүгә керткән зур өлеше өчен педагогик эшчәнлекне бүләкләү максатында булдырылган иде. Аңа 16 педагог лаек булды. Исемгә бер тапкыр бирелә торган 50 мең сум премия түләнде.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Уфа мэры Ратмир Мәүлиев хәбәр иткәнчә, мондый педагогларга түләүне 60 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим ителгән. Ул әлеге исем шәһәрнең 30 укытучысына биреләчәген ассызыклады. Проект шәһәр Советының якындагы утырышына фикер алышуга чыгарылган.
Фото:администрация Уфы