+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Мин — укучы!
20 август 2025, 14:45

Ял да итәләр, белемнәрен дә арттыралар

Уфа вузара кампусына Запорожье өлкәсеннән 37 укучы килде.

Ял да итәләр, белемнәрен дә арттыраларЯл да итәләр, белемнәрен дә арттыралар
Ял да итәләр, белемнәрен дә арттыралар

Балалар Уфада Мәгариф министрлыгы һәм Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Беренчеләр хәрәкәте» белән берлектә гамәлгә ашырылучы «Университет сменалары» проекты кысаларында чарада катнаша. Башкортстанда аларны М.Акмулла исемендәге педагогоия университеты, Уфа вузара кампусы резиденты кабул итә.

Укучылар «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проекты ярдәмендә төзелүче Евразия фәнни мәгариф үзәге вузара студентлар кампусы макеты белән танышты, фәнни лабораторияләрдә һәм үзәкләрдә, шулай ук «Берлога» киберфизик инновацияләр остаханәсендә булды.

- Бу инде - җәй дәвамында БДПУ кабул иткән өченче «Университет сменасы». Без программаны балалар ял итеп кенә калмыйча, яңа белемнәр белән дә баерлык итеп төзергә тырышабыз. Узган атнада алар безнең төбәкнең үткәне белән Евразия күчмә цивилизацияләр музеенда һәм Башкортстанның Милли музеенда танышты, бүген республикабызның киләчәген вузара кампуста карадылар. Безнең смена өлкән сыйныф укучыларына булачак һөнәрләрен дөрес сайларга ярдәм итәр дип өметләнәбез. Бәлки, кемдер Уфа югары уку йортын укырга керү өчен сайлар, – дип билгели смена җитәкчесе, Акмулла университетының технопарк директоры урынбасары Эльвира Шәймөхәммәтова.

Юрий Кордий Уфага Мелитопольдән килгән. Уфадагы "Университет сменасы"нда дүртенчегә катнаша. Моңа кадәр Юра Грозныйда, Мәскәүдә һәм Архангельскида булган.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас