+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Мин — укучы!
21 август 2025, 12:45

Ватанның өч төсе

Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре патриотик китапханә аланы уздырды.

Ватанның өч төсеВатанның өч төсе
Ватанның өч төсе

Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен «Ватанның өч төсе»дигән патриотик китапханә аланы уздырды.

Башта китапханәчеләр илебезнең дәүләт символлары тарихы турында сөйләде. Укучылар Русия Федерациясе дәүләт флагының барлыкка килү тарихын, Русия триколорының һәр төсенең һәм аның һәр гражданин тормышындагы әһәмиятен белде. Балалар ак-зәңгәр-кызыл триколорның беренче тапкыр ерак 1688 елда «Орел» хәрби корабында күтәрелүе турында да белде.

Ә 1705 елдан ул, Петр I патшалык иткән чорда, Русия сәүдә флотының флагы була. Өч төсле флаг рәсми рәвештә 1896 елда милли символга әверелә һәм, озак вакыт үткәннән соң, 1991 елның 22 августында яңадан безгә кайта. Китапханәчеләр Русия флагының нинди очракларда күтәрелүен аңлатты. Балалар «Минем Ватаным – Русия» викторинасында актив катнашты.

Китапханә аланының һәр катнашучысы үзен бөек һәм көчле державаның бер өлеше итеп тойды, үзенең Русия гражданины булуы белән горурланды.

 

Зөлфия Гыйззәтуллина, китапханә мөдире.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас