

1 сентябрьдән 5-7 сыйныфлар яңа тарих дәреслекләре буенча укый башлаячак. Бу хакта тарих дәреслекләре дәүләт линейкасының җаваплы секретаре Владислав Кононов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Русия Мәгариф министрлыгының яңа дәүләт линейкасына күчү ике елга билгеләнгән. 8-9 сыйныфлар өчен дәреслекләрне 2026-2027 уку елыннан кертү планлаштырыла.
“Шул ук вакытта барлык дәреслекләр федераль исемлеккә кертелгән, һәм теләк булганда мәктәп яисә конкрет төбәк быел ук бөтен линейкага күчәргә мөмкин", — дип Владислав Кононов сүзләрен китерә “ТАСС” агентлыгы.
Кононов искәртүенчә, тарихны өйрәнү 5нче сыйныфта Борынгы дөнья тарихыннан башлана. 6 нчы сыйныфтан укучылар Гомум тарих һәм Русия тарихын эзлекле рәвештә өйрәнүгә күчәләр.
Барлык дәреслекләрдә дә “укытучыга һәм укучыга” дигән махсус бүлек һәм Русия музейлары сайтларына сылтамалар белән яңа рубрика барлыкка килгән.
Фото:кремлин.ру