

Бүген “Уфа-Арена” каршындагы мәйданда республика Башлыгы Радий Хәбиров катнашлыгында республика мәктәпләренә автобуслар һәм җиңел машиналар ачкычлары тапшыру тантанасы булды.
"Без бүген республиканың авыл һәм шәһәр мәктәпләре директорларына рекордлы санда автобуслар һәм җиңел автомобильләр тапшырдык — 200дән артык. Бу федераль һәм республика бюджетлары акчаларына сатып алынган үзебезнең машиналар.
Яңа мәктәп автобуслары – ул безнең балалар өчен өстәмә уңайлылык һәм хәвефсезлек, алар көн саен мәктәпкә йөри. Без моны яхшы аңлыйбыз, шуңа күрә автопаркны яңарту буенча эшне өзлексез алып барабыз. 2019 елдан безнең мәктәпләр 900гә якын яңа автобус алды. Барлык балаларны, аларның ата-аналарын һәм укытучыларын яңа уку елы башлану белән котлыйм. Мәктәп автобусларын йөртүчеләргә мөһим һәм бик кирәкле хезмәтләре, балаларыбызга яхшы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерәм”, — дип белдерде Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә.
Мәктәп автобусларын яңартучылар арасында Благовар районы белем учаклары – Кашкалаша, Пришиб, Мирный урта мәктәпләре дә бар.
16 урынга исәпләнгән өр-яңа "ГАЗель" автобусын Кашкалаша урта мәктәбе коллективы бик шатланып каршы алды.
“Яңа уку елында безнең мәктәптә 74 укучы белем алачак. Западный һәм Восточный авылларыннан 24 баланы укырга автобуста йөртәбез. Бүген безнең коллектив өчен шатлыклы вакыйга. Мәктәпкә өр-яңа автобус алып кайттык. Ул уңайлы, заманча хәвефсезлек таләпләренә җавап бирә, ГЛОНАСС +112 системасы белән җиһазландырылган. Шушы уңайлыклар тудырган өчен республика Хөкүмәтенә зур рәхмәтлебез.
Водителебез Илдар Мөхәммәдиев – тәҗрибәле, бик сакчыл, тәртип һәм чисталык ярата. Аны балалар да, әти-әниләр дә бик хөрмәт итә. Киләчәктә дә коллективыбызны имин юллар, кызыклы сәяхәтләр, уңышлы сәфәрләр генә көтсен!” – ди мәктәп директоры Хәлим Гыйльванов.
Автор фотосы.