

Башкортстанда ике үсмер суга бата язган дус малайны коткарганнар.
Бу хәл быел май аенда Стәрлетамакта булган. Шәһәр хакимиятендә хәбәр итүләренчә, өч дус шәһәр пляжында ял иткән. Аларның берсе елганың икенче ярына йөзеп чыгарга уйлаган, ләкин, көчен исәпләмичә, бата башлаган. Бәхеткә, дуслары тиз арада аның авыр хәлдә икәнен сизеп, үсмерне вакытында судан чыгара ала.
Шушы көннәрдә Стәрлетамак шәһәре хакимиятендә кыю гамәлләре өчен үсмерләргә рәхмәт белдергәннәр. Физик культура колледжы студенты Кирилл Юдаевка һәм 20нче мәктәп укучысы Сергей Удовенкога бүләкләр тапшырганнар ә аларның әти-әниләренә яхшы тәрбия биргәннәре өчен рәхмәт белдергәннәр.
Фото: Стәрлетамак шәһәре хакимияте