+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Мин — укучы!
1 сентябрь 2025, 09:10

Иртәгә дәресләр башлана...

Бүгеннән берничә киңәшне гадәткә керт, дускай!

Иртәгә дәресләр башлана...Иртәгә дәресләр башлана...
Иртәгә дәресләр башлана...

Иртәгә дәресләр башлана. Җәйге каникуллардан соң иң кыены нәрсә? Әлбәттә, иртән йокыдан тору. Беренче чиратта шуны аңларга кирәк – иртә торуны гадәткә кертү өчен кичтән иртә йокларга ятарга кирәк. Әйтик, тугызда ятып йокларга гадәтләнсәгез, иртәнге 6да, 7дә бер кыенлыксыз уянырга була. Әниләрегез дә сезне уята-уята арып, ачуланып туктамаячак.

Иртән җиңел уяну көндәлек шөгыльләргә дә бәйле. Дәресләрне вакытында әзерләп, урамга чыгып, саф һавада уйнап та алсаң, кичтән тиз йокыга китәрсең. Ә инде көне буе компьютер каршында яисә телефонда утыручы малайларның-кызларның иртән йокыдан тора алмаулары табигый хәл.

Мәктәпкә барасы көнне никадәр иртәрәк ятсаң, шулкадәр иртәрәк торырсың. Артык вакыт уяну, кичтән өлгермәгән вак-төяк эшләрне төгәлләп кую өчен бик кирәк. Ашыга-кабалана киенеп мәктәпкә йөгерү бер дә файдага түгел.  

Кичтән сумка-рюкзагыңны тутырып куюны да гадәткә керт.  Китап-дәфтәрләрне, ручка-каләмнәреңне салып, рюкзагыңны ишек янына ук чыгарып куй.

Хәерле сәгатьтә! Иртәгә дәрескә соңлама, дускай!

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас