+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Мин — укучы!
1 сентябрь 2025, 03:35

Саумы, мәктәбем!

Бүген Башкортстанда 500 меңнән артык укучы өчен яңа уку елы башланды.

Саумы, мәктәбем!Саумы, мәктәбем!
Саумы, мәктәбем!

Озын җәйге каникуллардан соң ял иткән укучылар уку эшчәнлегенә сишәмбе, 2 сентябрьдән керешәчәк. Бүген Башкортстанда яңа уку елы 500 меңнән артык укучы, шул исәптән 45 мең беренче сыйныф укучысы өчен башланды. Беренче тапкыр парта артына утыручы балалар арасында СВОда катнашучылар гаиләләреннән 1,2 меңнән артык бала бар.

Ел саен уздырыла торган август киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров укучыларның узган уку елындагы уңышларын билгеләп үтте һәм югары планканы саклап калырга кирәклеген ассызыклады.

- Безнең квадрат метрларга, яңа җиһазларга керткән акчаларыбыз белем бирү сыйфатына тәэсир итә. Республикада барлык күрсәткечләр дә арта — олимпиадаларда, фәнни конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар, БДИ йомгаклары буенча йөз балл җыючылар саны. Шуңа күрә без бу энергияне сакларга тиеш. Киләчәктә дә яңа мәктәпләр төзиячәкбез һәм гамәлдәгеләрен ремонтлаячакбыз. Укытучыларга ярдәм итәчәкбез һәм мәгариф системасын алга этәрәчәкбез, — дип йомгаклады Радий Хәбиров.

Соңгы алты елда Башкортстанда 48 яңа мәктәп һәм 33 мең урынлык 65 балалар бакчасы ачылды. Федераль программа буенча гомуми суммасы 11 млрд сумнан артыграк булган 181 мәктәп бинасы ремонтланган, бу ил буенча икенче күрсәткеч. Быел программа кысаларында 35 мәктәпнең яңартылган биналары үз ишекләрен ачачак. Ә алдагы елда 41 мәктәп бинасын ремонт көтә.

Шулай ук агымдагы елда “Балаларга иң яхшысы” федераль проекты кысаларында республиканың 711 мәктәбе уку кабинетларын Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре, технология сыйныфларын тәэмин итү өчен ярдәм алды. 2027 елга кадәр профильле кабинетларны тулысынча федераль стандарт нигезендә җиһазландырырга планлаштыралар. Әйтик, 2026 елда ук мәктәпләр “Музыка”, “Физика” һәм “Сынлы сәнгать” фәннәре буенча тиешле җиһазландырылачак.

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас