

Бүген башкаланың Киров районында урнашкан 119нчы мәктәбе укучыларын янә үз канаты астына җыйды. Беренчегә алты сыйныф – 200гә якын бала килде.
Кызлар һәм малайларның яңа уку елын сагынып көткәннәре әллә каян күренеп тора. Кая карасаң да, түгәрәккә баскан балалар төркеменә, аларның шат тавышларына юлыгасың. Беренче сыйныфка баручыларны да әллә каян танырга була: аларның бер кулында – чәчәк гөлләмәсе булса, икенчесе иң кадерле кешеләре кешеләрен – әти-әниләрен җитәкләгән. Күпләрне укырга озатырга дәү әти-әниләре дә килгән.
Мәктәп коллективын Белем көне белән Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева тәбрикләде. Ул укучыларга һәм аларның остазларына кызыклы, нәтиҗәле, уңышларга бай уку елы теләде.
Мәктәп директоры Альберт Нигъмәтуллин билгеләвенчә, укучылар инде икенче ел уку елын ремонтланган, заманча җиһазландырылган белем учагында каршылый. Узган елның җәендә биредә 2024-2026 елларга исәпләнгән “Мәгарифне үстерү” федераль программасы кысаларында капиталь ремонт үткәрелгән. Хәзер мәктәп тагын да матуррак, уңайлырак, иркенрәк. Һәм аның мөмкинлекләре дә киңрәк.
“Быел безнең мәктәптә балаларны яңа уку елына чакырып, 35нче тапкыр кыңгырау чыңлый. Юбилейлы, димәк, төрле чараларга, очрашуларга бай уку елы булачак. Укучыларга яхшы билгеләр, яңа үрләр, ә укытучыларыбызга уңышлар юлдаш булсын”, - диде тантаналы чараны ачып, мәктәп директоры Альберт Нигъмәтуллин.
Мәктәпнең “Жемчужина” үрнәкле хореография ансамбле биючеләре (җитәкчеләре Фәриха Моратшина), шулай ук Башкортстан республика тхэквондо академиясенең иң яхшы спортчылары чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде.
Бүген яңа уку елына старт бирелде. Җиңел, онытылмаслык, нәтиҗәле булсын ул! Яңа ачышлар, казанышлар, ныклы сәламәтлек, уңышлар телибез! Хәерле сәгатьтә, дуслар!
Автор фотосы.