+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Мин — укучы!
6 сентябрь 2025, 05:35

Укулар башланды гына...

Республика мәктәпләренең берсендә балалар төркемләп вируслы инфекция эләктергән.

Укулар башланды гына...Укулар башланды гына...
Укулар башланды гына...

3-4 сентябрь көннәрендә Гафури районының Красноусол авылының 3нче мәктәбендә укучыларның вируслы инфекциядән төркемләп авыруы теркәлгән.

“Роспотребнадзор” идарәсе әлеге очрак буенча тикшерү үткәрә. Хезмәткәрләрнең, авыручыларның биологик материаллары, азык-төлек продукциясе һәм чимал пробалары тикшерелә, шулай ук мәктәпнең санитария торышы тикшерелде, дип хәбәр итә ведомство. Эпидемиологик тикшерүнең беренчел нәтиҗәләре буенча, балаларның авыру сәбәбе – норовирус инфекциясе, дип ачыклык кертә белгечләр.

Мәктәпнең ашханәсе эшчәнлеге вакытлыча туктатылган. Инфекция таралу куркынычы юк. Тикшерү дәвам итә.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас