

Дәүләт думасында укучыларга китаплар сатып алу өчен "Достоевский картасы"н кертергә тәкъдим иттеләр.
Дәүләт думасы вице-спикеры Борис Чернышов (ЛДПР) Мәдәният министрлыгы башлыгы Ольга Любимовага "Достоевский картасы"н булдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать юллаган.
Чернышов билгеләвенчә, ул “Пушкин картасы” кебек булачак, тик бу юлы мәдәни чараларга түгел, ә китаплар сатып алу өчен ел саен 10 мең сум белән тулыландырыла торган 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге укучылар өчен исемле банк картасы.
Башлангычның авторы билгеләвенчә, картадагы чаралар традицион булмаган сексуаль мөнәсәбәтләрне, экстремизмны, көчләүне, рәхимсезлекне пропагандалау билгеләре булган әдәбиятны һәм закон нигезендә балалар арасында тарату өчен тыелган башка мәгълүматны, шулай ук экстремистик материаллар исемлегенә кертелгән әдәбиятны, түбән сыйфатлы бульвар әдәбиятын һәм чит ил нәшриятлары китапларын сатып алу өчен кулланыла алмаячак. Искәрмә – Русия нәшриятлары тәрҗемәсендәге классик чит ил әдәбияты. "Достоевский каратасы"н махсус китап кибетләрендә генә куллану мөмкин булачак.
Чернышов билгеләвенчә, “Достоевский картасы” үсмерләрне китап, матур әдәбият укуга җәлеп итәчәк.
Фото: РИА Новости