

Русия мәктәпләрендә яңа уку елы башыннан 1-8нче сыйныф укучылары музыка дәресләрендә патриотик җырлар өйрәнә башлады. Алар арасында Русиянең атказанган артисты Ярослав Дроновның (Shaman), шулай ук Русиянең халык артисты, композитор Олег Газмановның, "Любэ" төркеме җырлары да бар. 37 патриотик җыр кергән исемлектә Николай Добронравов һәм Александра Пахмутова кебек совет шагыйрьләре, композиторлары иҗат иткән җырлар булуы аеруча сөенечле. Shaman иҗатындагы җырга килгәндә, исемлеккә аның "Моя Россия" җыры кергән.
Башлангычның авторы, Дәүләт думасы депутаты Сергей Колунов белдерүенчә, узган елның ноябреннән әзерләгән яңартылган җыр китабы Русиянең барлык мәктәпләренә таратылган. Укытучылар аның буенча "Җыр" предметы буенча уку планы төзегән.
Парламентарий фикеренчә, яңартылган "Җыр китабы"ның төп максаты – укучыларның игътибарын заманча патриотик музыкага һәм аның авторларына җәлеп итү.
Фото: РИА Новости