+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Мин — укучы!
12 Сентября 2025, 10:05

Балагыз өйгә эшне ничә сәгать әзерли?

Һәр сыйныф өчен билгеләнгән вакыт барлыгын онытмагыз.  

Балагыз өйгә эшне ничә сәгать әзерли?Балагыз өйгә эшне ничә сәгать әзерли?
Балагыз өйгә эшне ничә сәгать әзерли?

Укучылар барлык фәннәр буенча өй эшләрен башкаруга 3,5 сәгатьтән дә артык вакыт сарыф итмәскә тиеш. Бу Русия Мәгариф министрлыгы раслаган бердәм вакыт, дип белдерде “РИА Новости”га ведомство башлыгы Сергей Кравцов.

Һәр сыйныф өчен барлык фәннәр буенча өй эшен башкару дәвамлылыгы 3,5 сәгатьтән артмаска тиеш, дип билгеләп үтте министр. Аның сүзләренчә, дәресләр әзерләү өчен бердәм вакыттан тыш, һәр сыйныф өчен аерым нормалар бар.

Әйтик, 1нче сыйныфта өй эшләрен башкару вакыты бер сәгатьтән дә артмаска тиеш. 2-3нче сыйныфларда – 1,5 сәгатьтән, ә 4-5нче сыйныфларда  –  ике сәгатьтән артык түгел.

6-8нче сыйныфларда – 2,5 сәгатьтән, 9-11 сыйныфларда – 3,5 сәгатьтән артык түгел, дип ачыклык кертте Кравцов.

Мәгариф министры ассызыклавынча, барлык киңәшләр һәм нормалар “Роспотребнадзор” белән килешенгән, шулай ук балаларның яше исәпкә алынган.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас