

Дәүләт думасы спикеры Вячеслав Володин мәктәп укучыларына артык йөкләнеш темасына кайтырга чакырды. Билгеле булуынча, Мәгариф министрлыгында укучылар өй эшләрен башкаруга 3,5 сәгатьтән артык вакыт сарыф итәргә тиеш түгел дип белдерделәр.
Володин билгеләвенчә, югары сыйныф укучысы 8.00 дән 14.00 гә кадәр укый, 14.00дән 16.00 гә кадәр вакытны өйгә кайтуга һәм кыска ялга багышлый, ә якынча 16.00 дән 19.30 га кадәр өй эшен башкара.
Шушы якынча график нигезендә спикер нәтиҗә ясаган: "Чынлыкта укучы кыска гына вакыт ял итеп, мәктәпкә кадәр бару һәм кире кайту юлын исәпкә алып, 12 сәгать тирәсе үзен укуга багышларга тиеш".
Володин фикеренчә, үсмер өстәмә дәресләргә, секцияләргә, яшьтәшләре һәм гаиләсе белән аралашуга вакытны кайдан алырга тиеш?! Мондый йөкләнештә укучының бернәрсәгә дә вакыты калмаячак, ди спикер. Бу баланың үсешенә һәм сәламәтлегенә, аның социализациясенә тискәре йогынты ясый. Шулай ук өй эшен формаль үтәүгә китерә.
Вячеслав Володин әйтүенчә, Дәүләт думасының мәгариф комитеты үткәргән анализ шуны күрсәтә: агымдагы елда Министрлык тарафыннан эшләнгән дәресләр тәртибе буенча тәкъдимнәр мәҗбүри түгел. "Башкача әйткәндә, укучы 3,5 сәгать кенә өйгә эш әзерләми. Бәлки күбрәк тә", - ди парламентарий.
Шул рәвешле, проблемалар кала, ягъни дискуссияне дәвам итәргә кирәк, дип саный ул.
Автор фотосы.