+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Мин — укучы!
16 сентябрь 2025, 04:15

Чирле баланы мәктәпкә җибәрмәгез!

Узган атна белән чагыштырганда, авыручылар саны бермә-бер арткан.

Чирле баланы мәктәпкә җибәрмәгез!Чирле баланы мәктәпкә җибәрмәгез!
Чирле баланы мәктәпкә җибәрмәгез!

“Роспотребнадзор”ның республика буенча идарәсендә респиратор инфекцияләр һәм грипп буенча төбәктәге эпидемиологик хәл турында хәбәр иттеләр. Ведомство мәгълүматлары буенча, соңгы атнада Башкортстанда кискен респиратор инфекцияләр (ОРИ) белән авыруның 20368 очрагы теркәлгән, шуларның 9774 очрагы 14 яшькә кадәрге балалар арасында. Узган атна белән чагыштырганда авыручылар саны 44,4 процентка арткан.

Республикага гриппка каршы 505 540 доза вакцина кайтартылган, шул исәптән өлкәннәр өчен — 246 890 доза, балалар өчен — 258 650 доза. 10 сентябрьгә табиблар 389 573 кешегә прививка ясаган.

“Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсендә ата-аналарга балада авыру билгеләре барлыкка килсә, аны өйдә күзәтү астында калдырырга һәм табиб чакыртырга кирәклеген искәрттеләр.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас